АУНАТУ ф. 1) Бер яктан икенче якка тәгәрәтү, әйләндергәләү 2) Нәрсәне дә булса, кадерсезләп, аяк астында, тузанда яткыру, туздыру, кадерсезләү Ауната башлау Аунатырга тотыну. Эт, ялт борылып, Маратны чанасыннан төртеп төшереп, карда ауната башлый. Г.Гобәй Аунатып алу Берникадәр вакыт, бераз аунату Аунатып бетерү Бик нык аунату Аунатып кую Бер тапкыр аунату; кинәт аунату Аунатып тору Һәрвакыт, гел аунату |