АУНАЛУ ф. диал. 1) Бер яктан икенче якка тәгәрәү, әйләнү. Анна Васильевнаның шул арада эшләп бетерә торган, мөддәтләп алган эше булганга, авыруны дүртенче көн генә ишетте вә урында аунала, тәгәри торган Шәмсине күреп коты очты. Г.Исхакый 2) Тәртипсез хәлдә булу, анда-монда чәчелеп яту Ауналып яту Әле, хәзер төрле урыннарда, төрлечә ауналу. Илай, урамда йөргәндә, җирдә ауналып яткан һичбер нәрсәне, тотып, әйләндерә-әйләндерә карамыйча китми иде. Ак юл |