АУНАКЛА’У ф. 1) Әле – бер, әле икенче якка тәгәрәү, әйләнгәләү

2) Хәрәкәт вакытында як-якка чайкалу, алпан-тилпән килү. Ишектән, зур кулларын кая куярга белми селтәнгәләп һәм аунаклап, Талипның атасы килеп керде. Ә.Фәйзи. Ул да, Иданы уятудан куркып, тавыш чыгармыйча гына басарга тырышты, ләкин як-якка аунаклаган авыр гәүдә белән, күрәсең, ипләп кенә атлап булмый иде. Н.Фәттах. Нерв системасының --- зарарлануы нәтиҗәсендә хәрәкәт координациясе бозыла, йөреш тотрыклылыгы бетә, кеше тигезлеген югалта, аунаклап йөри башлый. Сәламәт яшәү нигезләре

Аунаклап алу Берникадәр вакыт аунаклау, бераз аунаклау

Аунаклап китү Кинәт аунаклый башлау

Аунаклап тору Әле, күз алдында аунаклау

Аунаклый башлау Аунакларга тотыну

Аунаклый төшү Бераз аунаклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә