АУМАЛЫ с. сөйл. 1) Кеше фикеренә тиз иярүчән, кеше сүзенә тиз ышанучан. Безнең әти бик аумалы кеше ул. М.Фәйзи

2) диал. к. аумакай. Бу каршылык эчендә Бәдринең аумалы табигате, байлыкны үз кызы бәхетеннән дә өстен куюы ачыклана. М.Фәйзуллин

Аумалы да тәүмәле Принципсыз, әле – теге, әле бу якка тиз авучан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә