АУМАКАЙЛАНУ ф. Аумакайлык күрсәтү, икенче капма-каршы фикергә, карашка тиз бирелү. – Утырып тор, апаем, диде Ниса, аумакайланып. А.Гыйләҗев

Аумакайлана бару Аумакайлыгы, акрынлап, тагын да көчәю

Аумакайлана бирү Аумакайлыгы дәвам итү

Аумакайлана төшү Бераз аумакайлану, аумакайлык күрсәтү

Аумакайланып алу Берникадәр, бераз аумакайлану

Аумакайланып бетү Тәмам, бөтенләй аумакайлану

Аумакайланып йөрү Күп тапкырлар аумакайлану. Бер карасаң – мулла, икенче карасаң, «дәһри»ләнеп, аумакайланып йөргән Чыгтай дигән принципсыз бер кеше Тукайның --- дошманнарыннан берсе булды. С.Кудаш

Аумакайланып китү Кинәт аумакайлана башлау

Аумакайланып тору Әле, күз алдында аумакайлану; һәрвакыт яки әледән-әле аумакайлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә