АУМАКАЙ с. 1. Үзенең анык фикере булмаган, тотрыксыз, принципсыз, әле – бер, әле икенче кеше фикеренә кушыла торган. Бер Рухия генә шушылай кыйбласыз, аумакаймы, әллә кызларның бөтенесе дә бер чыбыктан сөрелгән микән? В.Нуруллин. Гайнулла – аумакай кеше түгел, ишеткәнен кат-кат төпченә. М.Хуҗин 2. и. мәгъ. Принципсыз, тотрыксыз кеше. Аумакайлардан, ялагайлардан, Тинтәк ялкаудан Арыныйк, туган. К.Тинчурин |