АУЛА’У ф. 1) Нинди дә булса җәнлекне, кош-кортны, эзәрлекләп, ау корып кулга төшерү, тоту, эләктерү. Солтан бабайның атасы Әсфәндияр бабай гомере буена --- кышын бүре һәм төлке ауларга йөргән. В.Нуруллин 2) күч. сөйл. Урлау. Төннәрен, сал туктап торганда, усалрак бурлаклар, якын-тирәдәге авылларга барып, бераз кәсепләнеп: тавык-чебеш, каз-үрдәк аулап кайталар. М.Гали 3) сөйл. Эзәрлекләү, кулга төшерү максатыннан сагалап йөрү, сагалап эләктерү, юкка чыгару. Бер хатында ул ничек итеп немец снайперын аулавын язган. И.Гази 4) күч. Хәйлә белән үзенә карату, үз ягына аудару. Зифа буйларың, явыз уйларың белән ауладың – мине алдадың. К.Нәҗми Аулап алу 1) Тиз арада аулау; аулап тоту 2) Ау, хәйлә белән җәлеп итү, үзенә карату. Рабиганың матур тавышы моңлы, назлы; Назы белән аулап ала ир-шаһбазны. Ш.Бабич Аулап бетерү Аулау эшен тәмамлау; күп итеп, барысын да аулау Аулап йөрү Күп вакытлар дәвамында аулау. [Флорид] Тау-таш арасында җәнлек аулап йөри. Д.Салихов. Бу мәлдә аның күңелендә кыргый аучылык дәрте кузгаламы, үсмер чагын Кытайда үткәргәнгә, Хинган тауларында сайгак аулап йөргән чаклары исенә төшәме – анысы безгә нәмәгълүм. М.Галиев Аулап килү Элек-электән, күп вакытлардан бирле аулау Аулап тору 1) Даими, әледән-әле, еш аулау. Заһидулла мулла ул – татар Распутины, хатыннарга вәгазь сөйләү сылтавы белән, аларны акрынлап аулап тора. Ш.Камал 2) Әле, хәзер, сөйләү моментында аулау. Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны, ычкындырмыйча, аулап тора иде. Ә.Еники Аулап утыру Әле, хәзер, күз алдында аулау. Күңелемне аулап утырганмын Ахшам тулган аулак ашханәдә. Г.Сәлим Аулый башлау Ауларга тотыну. Хәзер монда мине аулый башладылар. Г.Ибраһимов Аулый бирү Аулауны дәвам итү. Тимәде, [керпене] тычканнарны аулый бирсен, дип, иркендә калдырды. Н.Хәсәнов |