АУЛА’К ӨЙ и. Өлкәннәр, ата-ана берәр җиргә киткәч ялгыз калган йорт; шундый йортта кич утыру яки, егетләр-кызлар чакырып, бергә оештырылган уен мәҗлесе. Берәрсе кунак-төшемле мәҗлес үткәрсә, гармун уйнарга мине дәшәләр, аулак өйләргә мине чакыралар. В.Нуруллин. Асаф бик яшьли аулак өйләргә йөри башлады. Р.Батулла. Аулак өйләрдә уйнаганда, бигрәк тә «Авыллы уеннары»нда, ул өйалдына гел Миңнешне чакырып чыгара торган иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә