АУЛАК с. 1. 1) Тыныч, кеше-кара йөрми торган, кешесез. Кичен ул, Ксения белән саубуллашкач, аулак тыкрыклар буйлап, Бишбалтага кайтып китте. К.Нәҗми. Зиһен изүен шәрран ачма, уйсыз җилгә сыенырга калсын аулак почмагың. М.Галиев. Дөнья кызык: күрше-тирә татар авылларына мәет куярга йөргән, Болгардан килгән нәселле Сәхип Зәкиевнең үзен, керәшен зиратының бер почмагында аулак урын бүлеп алып, керәшеннәр җирләде. Р.Батулла

2) күч. Икәүдән-икәү генә калган, янда башка кеше булмаган. Дөрес, яшьрәк илгәзәк хатыннар Асаф Сәхиповичны игътибарсыз калдырмыйлар, сүз белән дә, күз белән дә аңа ярарга тырышалар, аулак мизгелләрдә елышалар да. Р.Батулла. Сандра чыннан да аулак вакытта килеп керде. Ә.Салах

3) диал. Сер итеп әйтелгән, яшерен. Сезгә аулак сүзем бар

4) диал. Киң, иркен. Аулак якты ызба. Аулак кием

2. и. мәгъ. 1) Кешесез, кеше-кара булмаган, кеше-кара йөрми торган тыныч урын. Сезнеңчә, шулай нәмәхрәм белән аулакта төнлә утырырга ярый? М.Гафури. Шаһин-шаһ чапкынын озатып җибәрүе хакында әйтте дә Омырзакны аулакка чакырды. Б.Рафиков. Менә йорт урыны матур икән, дим... Тып-тын. Трамвайлар да йөрми. Аулак. А.Гыйләҗев

2) к. аулак өй. Авыз күтәреп, урам буйлап җырлап йөргәнем, аулакларда вакыт үткәргәнем бармы минем? А.Шамов. Байтирәк абый, бүген безнең мәдрәсәдә аулак булырга тора. Т.Гыйззәт

3. рәв. мәгъ. диал. Берүзе, ялгыз, бер кешесез. Шул усал сүзләрегезне уйлап, аулак калган чакларда, үзем ислах өчен планнар корып маташам. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә