АУДИТО’РИЯ и. лат. 1) Лекция, доклад, һәртөрле чыгышлар сөйләү, уку өчен билгеләнгән зал яки зур бүлмә. Без университетның җиденче аудиториясенә җыелдык. М.Хуҗин. Без, йөгерешеп, аудиториягә кердек тә, конспектларыбызны җыеп, ишеккә ташландык. М.Юныс 2) җый. и. Лекция, доклад, чыгышны тыңлаучылар, залда тыңлап утыручылар. Айхенвальд, җаваптан канәгать калып, аудитория алдында, ике кулын артка кушырып, әрле-бирле йөри башлады. Ф.Сафин. Һәртөрле аудиториядә ул [Айрат Арсланов] үзен бердәй иркен тотты. Р.Заһидуллина |