АУДАРУ ф. 1) Үсеп утырган яисә утыртып, бастырып, кадаклап, беркетеп куелган берәр нәрсәне көч белән бер якка таба әйләндереп ташлау, егу. Шулай без көне буе тайгада агач аударабыз. А.Хәсәнов. Җитмәсә, терсәге тиеп китеп, үтүкне идәнгә аударды. К.Йосыпов

2) Кайсы да булса ян якка кыегайту, янтайту. Давыл өермәсе --- корабны чак кына сул якка аудармады. Ә.Хәбибуллин

3) Егу. Ул хатынны, җилтерәтеп, диван янына алып килде дә дорфа гына төртеп аударды. З.Хөснияр. Аты Елгырның, иртәнгә дип әзерләп куелган бер чиләк солыны аударып, мыш-мыш килеп ашый башлавын да сизмәде хәтта. Г.Гыйльман

4) Берәр нәрсәне икенче урынга бушату, илтеп ташлау. Җитез, үткен малайлар, атларны дилбегә белән җитәкләп, балчыкны кирәкле урынга аударып китәләр. А.Алиш. Биек итеп ком, вак таш өйгәннәр, кайбер урыннарга рельслар китереп аударганнар, кара шпал өемнәре ята. Р.Кәрами. «Бригадир Ибрай малае машинасы белән колхоз бәрәңгесе кайтарып аударган», – дисәләр, оятын кая куям мин аның? Р.Вәлиев

5) сөйл. Тәрҗемә итү. Ник балаларга театр язмый Мирхәйдәр, диләр, Бар икән русчаң язарлык, әйдә, тик аудар, диләр. Ш.Бабич. Тылмач ат башыннан тоткан йөзбашка --- Дәянның сүзләрен аударып бирде. М.Хәбибуллин

6) Күчерү, ыргыту. Көчәеп бара торган җил ялкын баганасын Хәйриләрнең салам түбәләренә аударды да, күз ачып йомганчы, аны ут камап алды. М.Гали

7) сөйл. Исерткеч эчемлек эчү. Галәү белән Гайнетдинов, күк киемнәре тышыннан пальто кия-кия, тагын берәрне аудардылар. Г.Ибраһимов

8) күч. сөйл. Кемгә дә булса кайгы, борчу, ачу һ.б.ш. сөйләү, күңелне бушату, күңелендә йөрткән бөтен серне чыгарып салу

9) күч. Кемнең дә булса фикерен үзгәртеп, икенче як файдасына юнәлтү, авыштыру. Арабызга безнең өченче берәү килеп керде. Ул Камилне, үз ягына аударып, миннән тартып алды. Г.Тавлин. [Бикмураев:] Син нәрсә, мине дә үз ягыңа аудармакчы буласыңмы? М.Хуҗин. Туйга, мәһәрләрдән тыш мең сум акча вәгъдә итеп, Бәдрине бик тиз үз ягына аудара. М.Фәйзуллин

10) күч. Икенче берәүне гаепле итеп күрсәтү, гаепне икенче кешегә ягу, сылтау. Ах, тагын кайсыдыр яманатымны сата, тагын кемдер үз гөнаһларын минем өскә аудара. М.Миншин. Әхмәтов Яббаровның гаепне үз өстеннән аударырга тырышу өчен шулай әйткәнен белде. Р.Кәрами. [Батырша] --- утлы тимерләр кыздырып басканда да, ничек кенә җәзалаганда да, үз җанын аяп, бер кешене сатмый, гаебен беркемгә аудармый. Г.Хөсəенов

Аударып бару Берсе артыннан икенчесен аудару, бер-бер артлы аудару. Җитмәсә, алар бит әле башкаларны да безгә каршы котырталар, инде кыргыз-кайсакларны үз якларына аударып баралар. Ф.Бәйрәмова. Ә сынауларны шпаргалка белән генә аударып баручы кайберәүләр, университетны бетергәч, наданлыкларын гына капларлык диплом алачак. М.Юныс. Чибәр егет мин сөйләгәнне аударып бара, Келинтен елмаеп тыңлый. Т.Миңнуллин

Аударып бетерү Тулысынча аудару; барысын да аудару. Катырак селтә, катырак. Чалгың чабылган җиргә хәтле үләнне аударып бетерсен. Ә.Баян. Ah! Нинди сылу каеннарны аударып бетергәннәр! М.Шаhимәрдәнов. Җаһил Майбәдәр, күрәсең, аны үз ягына аударып бетергән. Гөлшәhидә

Аударып җибәрү Кинәт аудару. Ишегалдына килеп кереп, атны туктатып, чылбырдагы этне ычкындырып, арбаны аударып җибәрүгә, чыбык астыннан төлке килеп чыга. Х.Гатина

Аударып калдыру Башка кешегә күчерү, башка кешене гаепле итү. Ул бөтен гаепне авыруның үзенә аударып калдырырга тырыша. Л.Гыйззәтуллина

Аударып кую 1) Ауган хәлгә китереп калдыру

2) күч. Гаепне кем өстенә булса да аудару. Сталин, колхозлаштырудагы бөгелешләрне күрсәтеп, бөтен гаепне урындагы җитәкчеләр өстенә аударып куйган иде. Ф.Сафин

3) күч. Төбенә кадәр эчеп бетерү. Кәлимуллин ---, агач тамыры кебек каралып, сөялләнеп беткән кулына стаканны алып, ярый, сыйлаганда – су эч, ди, дип, бик тиз аударып куйды. Х.Камалов

Аударып салу Аварга, җиңелергә мәҗбүр итү. Көтүдәге үгез качкач, Милиционер Ханнан, Аны мөгезеннән тотып, Җиргә аударып салган. Р.Миңнуллин

Аударып ташлау 1) Кинәт, астын-өскә китереп туздырып аудару. Менә хәзер ни дә булса булыр: йә безне җир йотар, йә коточкыч җил-давыл кубып өермә чыгар да урманны аударып ташлар кебек тоела иде. Г.Бәширов. Җил аударганмы Такташыбызны, әллә кем дә булса юри аударып ташлаганмы, кем белсен? Р.Батулла

2) Ялгыш аудару. – Әлә-лә-лә-лә...– Кинәт бордың, энем, аударып ташлама! Ә.Еники

Аударып тору Әле берсен, әле икенчесен, бер-бер артлы аудару; бертуктаусыз аудару

Аударып чыгу Башыннан ахырына кадәр барысын да аудару. Машинистка кызлар татарчадан аударып чыга да кулъязмагызны – башкортча текст әзер. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә