А’У I и. 1) Тоту яки үтерү максаты белән, кыргый җәнлек яки кош-кортларны эзләү, эзәрлекләү, аулау эше; сунар. [Шәмсүн:] Менә иртәгә иртүк, икәүләп, ауга барырбыз, үзең беләсең, монда – кыр тавыгы, куян... А.Вергазов. Ләкин көннең иң һәйбәт, кызу вакытында, зур өметләр баглап, дөнья күкрәтеп, җыр-көй белән тартылган бу ау шатландырмады. Ш.Камал. Шер-Хан – Олуг Юлбарыс ау урынын алыштырды. Р.Киплинг. Еланнар ау белән башлыча төнлә шөгыльләнәләр. З.Фәйзи 2) Аулана, эзәрлекләнә торган хайван, җәнлек, кош-корт һ.б. Ау артыннан кырдан кырга узып йөргәндә, җир сөреп, иген игеп торган бер сукачыга очрадым. Дәрдемәнд. Күктән миңа бүген бәхет иреште: Тозагыма нинди тансык ау төште! Ə.Фирдəүси 3) күч. сөйл. Сугыш вакытында әсир төшерелгән дошман солдаты, «тел». Сугышчылар, актан киенеп, ау артыннан киттеләр 4) Җәнлек, хайван һәм кош-кортларны тотар өчен корып куела торган махсус җайланма, тозак. Арыслан киек баласын ау белән тоталар. Мәкаль. Аю, күп тартыла торгач, ауны өзде дә котылды. Г.Тукай 5) Балык тоту өчен җептән үрелгән төрле зурлыктагы җәтмә. Балыкчылар иң нечкә капроннардан үрелгән аулар, җәтмәләр сала. М.Хәсәнов. [Фәрит:] Беләсең килсә, ау белән сөзү – законга сыймый ул. Р.Сибат 6) Үрмәкүч үргән пәрәвез. Үрмәкүч корган ауга чебен эләккән 7) күч. Кемгә карата да булса начар, явыз уй белән корылган хәйлә, тозак. Йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә ул, акыртын гына, Аннаның психологиясенә кереп китте. Г.Исхакый ◊ Ау кору Кемгә карата булса да хәйлә тозагы әзерләү. Ачуым кабарса – сүрелде, Кешегә мәкер, ау кормадым. Р.Хисамиев. Ауга чыгу Сугышта «тел», әсир артыннан бару. Дүрт ай госпитальдә яттым, дүрт ай ауга чыкмадым, иптәш командир. А.Әхмәт |