АТЫНУ ф. 1) Әле – бер, әле икенче якка таба авышу, төрле якка селкенү, тирбәлү. Әнисе ияр өстенә аркылы яткан, чәчләре асылынып төшкән, ике кулы, ат тилпенгән уңайга җансыз нәрсәдәй атына иде. Г.Бәширов. Ә ишек янындагы түбәсе түшәмгә тигән зур читлектә Маймыл кызы таган атына иде. Р.Хафизова

2) Тирбәнү. Бик текәлеп күзәтә торгач, ниһаять, үзен дә күрдем мин аның ---. Дүртәр-бишәр метрлы дулкыннар гарасатында, икәүләп, арлы-бирле атыналар. М.Вәли-Барҗылы

Атына бару Торган саен ныграк атыну

Атына төшү Тагы да бераз атыну

Атынып алу Аз гына, берничә тапкыр атыну. Биш-алты мәртәбә мәтәлчек атынып алды. А.Мельников. --- ике каен арасына тартылган таганга утырып, көлә-көлә, атынып та алды. Р.Вәлиев

Атынып карау Атыну мөмкинлеген сынау. Баш түбән, бауга тотынып, Таган атынып карый. Ф.Мөслимова

Атынып китү Ниндидер сәбәптән соң кинәт атына башлау. Шатлыктан, бер мәтәлчек тә атынып китәсе килгән иде, тыелып калды. Н.Хәсәнов

Атынып кую Бер тапкыр атыну хәрәкәте ясау. Дөрес, аның бер аягы какшаган, тиктомалдан атынып-атынып куя. А.Гыйләҗев. Кыл урталай ярып, ике толым итеп үрелгән авыр чәч толымнары хәрәкәтләнгән саен атынып-атынып куялар. М.Хәсәнов

Атынып тору 1) Әле, хәзер, күз алдында атыну. --- карт өянке ботагына башта куллары белән асылынды, аннары, бераз атынып торгач, ботакны аяклары белән кочаклап алды да, мәче җитезлеге белән, җәһәт кенә өскә менеп басты. Р.Вәлиев

2) Гел, бертуктаусыз атыну. --- насослар, нефть суырып, берөзлексез әлли-бәлли атынып тора. Ш.Галиев

Атынып утыру Әле, күз алдында атыну. --- аның каршысында гап-гади бер чүп үләне – һиндыба чәчәге – искән җилдә салмак кына атынып утыра иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә