АТЫНДЫРУ ф. 1) Тирбәтү, әле – бер, әле икенче якка хәрәкәтләндерү, тирбәндерү. Фәнис, моңга бирелеп, Зареманы таганда атындыра. Х.Ибраhимов

2) Бер яктан икенче якка йөртү, чайкалу, селкенү. – Әйдәгез, эшне танышудан башлыйк, – диде ул, гәүдәсен аяк очларында атындырып. Р.Зарипов. – Ни җаның белән алып чыктың аны? – дип чәрелдәде проводник хатын, зур, сыек күкрәкләрен атындырып. А.Гыйләҗев

Атындыра башлау Атындырырга тотыну. --- тизрәк йоклап китсен дип, шу-шу иттереп, биектәге агач башларын атындыра башлый... Г.Бәширов

Атындырып алу Тиз генә, кыска вакыт арасында атындыру

Атындырып җибәрү Атыну ноктасыннан кузгату, атындыра башлау

Атындырып кую Бер тапкыр гына атындыру хәрәкәте ясау. [Иван Илларионович] --- бүтән врачлар кебек үк, күтәрелеп карамады, җилкәсенә авыр йөк салган йөкче кебек иелеп, нидер мыгырдады, берсен берсенә чәнчегән тезләрен атындырып куйды. А.Гыйләҗев

Атындырып тору 1) Әле, хәзер, күз алдында атындыру. Урамда баласын атынчыкта атындырып торган хатынны күргәч, ирексездән, балачагым искә төшеп китте. З.Мәхмүди

2) Бертуктаусыз, әледән-әле атындыру. Мин, аны яхшырак күрер өчен, торып бастым, ә диван үзе бик йомшак, даган шикелле, атындырып тора. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә