АТЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. ату (1–5 мәгъ.). Әйтерсең лә бу минутлар, сәгатьләр, еллар – атылган аккошның җан бирү мизгелләре. К.Йосыпов

2) кайт. юн. к. ату (3 мәгъ.). Ничек соң ул, элек сине атмакчы булып, соңыннан үзе атылды? М.Фәйзи

3) Ташып, бәреп чыгу, ургылып чыгу. Бер-бер артлы, түшәмгә бөкеләр атылды. Р.Кәрами

4) Бик ашыгып, зур тизлек белән кая да булса юнәлү, ташлану. Ал чәчәккә кунган бал корты күк, синең кочагыңа атылдым. М.Җәлил. Ә мин ашык-пошык киендем дә, атылып, тышка чыктым. Н.Дәүли. Яшь яугир Илбарис атына менде, алга атылды. Р.Фәизов. Мине күрү белән, тәрәзәләргә кызлар атылалар. Г.Исхакый. Хыялымда юкса мең мәртәбә Гыйсъян булып җиргә атылдым. Г.Гыйльманов

5) Төнлә йолдыз булып күренгән күк җисемнәренең Җир атмосферасына эләгеп янып төшүе. Йолдыз атылганда теләк теләү

6) күч. Кемгә дә булса барып сарылу, ташлану

Атыла тору Бертуктаусыз атылу, бер-бер артлы атылу. Баткак өстендә пычрак фонтаннары һаман атыла торды. Ш.Маннур

Атылып чыгу Кинәт атылу, кинәт бәреп чыгу. Ул килеп утыруга, үч иткән кебек, күзләремнән яшь атылып чыкты. Р.Хафизова. Алан уртасында гомердә уйламаган уйларыма чумып утырганда, аяк астындагы җәлпәк таш астыннан бер кәлтә еланы атылып чыкты да, үчләшкән кебек, койрыкларын болгый-болгый, үлән өстендә бормалы эз калдырып, йөгереп китте. Г.Гыйльман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә