АТУ ф. 1. 1) Кулда булган әйберне ыргыту, ташлау. Ул һөнәрханә ишеге яңагына тотынып, уйга калды, бераздан, борылмыйча гына, кулындагы пүләнне эчкә атты. М.Хуҗин. Мәхмүтов урыныннан ук сикереп торды, күзлеген, салып, өстәлгә үк атты. Р.Кәрами // Берәр әйберне, игътибарсыз гына, кискен хәрәкәт ясап ыргыту, ташлау. Тормыш йөген, артык кием итеп, Ярларына салып атмадыкмы... Р.Рахмани 2) Кемнең дә булса өстенә берәр нәрсә ыргыту. Сезне [кошлар], без куркытмабыз һәм Таш, агач та атмабыз. М.Гафури 3) Кемне дә булса көч белән күтәреп алып читкә ташлау яки егып салу. Я телеңә салынмыйча гына утырасың, я сине тәрәзәдән атам. Ф.Хөсни 4) Мылтык, автомат һ.б.ш. утлы кораллардан ядрә, пуля, туп, снаряд кебек нәрсәләр җибәрү. [Әсләф:] Алар маңгайга ата. Д.Салихов. Митричев, атып егачак иң беренче корбанын эзләгәндәй, зәһәрләнеп ялтыраган күзләрен кыскан килеш, тешләрен шыкырдатып, пулемётның көпшәсен уңнан сулга, аннары сулдан уңга боргалый башлады. Г.Бәширов 5) Утлы коралдан файдалана белү. Мин төз ата идем. Ә.Гаффар. Туры аткан өчен алган знакны, матурлап, күкрәккә кададым. Г.Исхакый 6) Аулау. Узган ел, сезонны ябар алдыннан, бер куян аттым. М.Галиев 7) Җәза бирү төре буларак, утлы корал ярдәмендә үтерү. Сәлимгәрәйне тау ягына чыгарып аттылар. Х.Хәйруллин. Менә Татарстан да, барча республикалар һәм өлкәләр кебек үк, 1937 елның август аенда, 500 кешене атарга, 1500 кешене ун елдан да ким булмаган вакытка ябарга, дигән контроль саннар ала. Мирас 8) Эчке көч белән бәреп, ташып чыгу, югарыга ургу яки читкә чөю, ыргыту. Ватан өчен безнең йөрәкләрдә Диңгез ярындагы таш тауларны Җимереп аткан вулкан көче бар. Ф.Кәрим. Сөннәтче бабай, сул яки уң кулының терсәкене бөкли торган җиреннән кара тамырны табып, тагы: «Бисмилла!» – дип, салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып түшәмгә таба ата башлагач та, җиз тазга хәзрәтнең кулыны бора... Г.Исхакый. Мичкәң кыршау аткан, юл буена суы агып килә, ник аны карамадың? М.Гали 9) күч. Коралдан аткан кебек, өзек-өзек һәм көчле тавышлар чыгару. Болыт чыгып, күк күкрәп, атты яшен! М.Гафури. Күктә, ялтырап, галәмәт зур камчы уйный да, шундук, чытырдап, яшен ата. Д.Гайнетдинова 10) күч. гади с. Сорап алу. [Вәли] Төпчек атарга бик ярата. А.Расих 11) күч. сөйл. Үзенә каратырга тырышу. Ул – пудра ягынган, һәрбер яшь егетне атып йөрүче ханымнардан түгел. Һ.Такташ 12) күч. сөйл. Бик кызу сөйләү. Сүзеңне сорап бетмисең, ул, ут кебек чәчрәтеп, әллә кайчан җавабын аткан була. Г.Ибраһимов 13) күч. сөйл. Кемгә дә булса яла ягу, гөнаһсызга кемнең дә булса яман атын чыгару. Битеңне ярып әйтсәләр, бер хәл иде. Үзеңне яклап, сүз дә кыстырырга булыр иде. Болай – җайсыз: сүз дә әйтеп булмый, бәлки, сиңа төбәп тә атмаганнардыр. К.Йосыпов 2. ярд. ф. функ. Фигыльнең тизлек-кинәтлек һәм тәмамлану дәрәҗәләрен ясый. Сакалны кырып аттым. М.Җәлил Ата башлау Атарга керешү, атарга тотыну. Таш артыннан ташны ватып ата башлый. Г.Тукай. Этна вулканы яки бүтән берәр янартау ата башлау белән, дөньяның төрле почмакларында янәдән Сицилияне телгә алалар. Р.Фәйзуллин Ата бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы ату Ата бирү Атуны дәвам итү Атып бетерү Берсен дә калдырмый ату; барысын да ату Атып җибәрү Кинәт ату. Заһидулла мылтыгыннан атып җибәрде. Р.Сибат. [Бикташ карт] Берданкасын һавага күтәрде һәм курыкканнарның котын алу өчен, тарсылдатып атып та җибәрде. Г.Минский. Шул вакыт ул, иелеп, җирдән таш алды һәм, өненнән чыгып, безне карап торган йомранга атып җибәрде. Р.Сибат Атып калу Атарга өлгерү. Ятып калганчы, атып кал. Ярмөхәммәт бәхетен сынап карарга булды. Р.Батулла Атып карау Төз һәм төгәл ата алуын сынау; сынау максатыннан ату. Тупны утырткач та, янә авылга атып карадылар. Җиткерә алмадылар. З.Зәйнуллин Атып кую Уйламаганда, көтмәгәндә кинәт ату. Берәр кызурагының кулына эләксәң, атып та куяр. Ш.Усманов Атып тору Бертуктаусыз ату. Янар таулар ут атып тора. Һ.Такташ Атып яту Әле, хәзерге вакытта бертуктаусыз ату. Иң төп бурыч – тирә-юньгә берөзлексез радиация ташкыны атып яткан реактор коесын томалау. Ә.Салах |