АТТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. ату (1–5, 7 – 8 мәгъ.). Без аның агасын, бер заговорга катнашканлыгы өчен, хөкем белән аттырдык. Г.Ибраһимов 2) махс. Җир астындагы нефть торбага бәреп керсен өчен, торбаның стеналарын эчтән тиштерү. Кич белән 214 нчене аттырырга барам. И.Гази 3) Көч белән бәреп, читкә, өскә атылдыру. Хуҗа, бер шешәнең төбенә учы белән сугып, бөкене аттырды да, шалт, табынга куйды. И.Гази |