АТТЕСТАТ и. лат. 1) Урта белем бирә торган уку йортын тәмамлау турында рәсми документ. Зәңгәр кәгазьгә алтын хәрефләр белән басылган аттестат конверт эчендә иде. М.Юныс. Шатлыкларның беренчесе – урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алу. Н.Фәттах Бердәм дәүләт имтиханын «2»легә тапшырган бала, әлбәттә инде, аттестатсыз кала, дигән сүз. Шәһри Казан // Гыйльми звание яки дәрәҗә бирелү турындагы таныклык. Академиклык аттестаты 2) иск. Хәрби хезмәткәрләргә яки аларның гаиләсенә акча, кием һ.б. әйберләр алырга хокук бирә торган документ. Ул вакытта кече абый җибәргән аттестатка акча алырга, әнкәй айга бер мәртәбә хәрби комиссариатка бара иде. К.Йосыпов 3) иск. Отставкага чыкканда, офицерларга хәрби хезмәттә булганлыгы турында бирелә торган таныклык 4) иск. Хезмәт иткән урыннан бирелә торган тәкъдимнамә, бәяләмә, характеристика 5) Нәселле хайваннарның токымы күрсәтелгән таныклык |