АТРОФИ’ЯЛӘНҮ ф. Атрофиягә дучар булу, дучар ителү. Бер ишесе, мәсәлән, телне тумыштан ук белми, аны инде, үгетләү түгел, дегетләсәң дә берни чыкмый; кайберсенең тел тою хисе атрофияләнеп, үлек җыелган – ул хәзер кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнлеген дә аермый. Х.Сарьян Атрофияләнеп бетү Тәмам, бик нык атрофияләнү Атрофияләнеп калу Ниндидер тышкы тәэсирдән, сәбәптән соң атрофияләнү |