АТНАЛЫК с. 1. 1) Бер атнага җитәрлек, бер атнага билгеләнгән. Атналык акча

2) Бер атна дәвам итә торган, бер атнага сузылган. Менә яз көне тимер юлның мастерскоенда, металл җитешмәү сәбәпле, слесарьларның бер өлешенә үз хисапларына бер атналык отпуск тәкъдим иттеләр. Ш.Камал

3) Атна эчендә булган, атна дәвамында эшләнгән, алынган. Минем атналык доходым – бер сум. М.Гафури

4) Атна саен чыга торган, атнага бер чыга торган. Казан университеты профессоры Запольский урыс һәм татар телләрендә атналык газета чыгару мәсьәләсен күтәрә. Р.Батулла

5) Атна буена шунда яшәп укый торган (мәктәп, интернат). Рәхимнең күңеленә, балаларны интернатка – атналык мәктәпкә урнаштырырга кирәк, дигән уй килде. А.Расих

2. и. мәгъ. Нинди дә булса эшкә, вакыйгага багышланган җиде тәүлек арасы. Татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгыннан соң, мари дуслар үзләренең шундый ук атналыкларын Татарстанга килеп үткәрделәр. З.Нури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә