АТНА и. 1) Бер дүшәмбедән алып икенче дүшәмбегә кадәр исәпләнә торган, җиде тәүлеккә тигез булган вакыт аралыгы (беренче тапкыр Борынгы Көнчыгышта кертелә; 7 көн ул вакытта билгеле булган 7 планета белән тиңләштерелә). Атна ахырында әни май яза. Ә.Салах. Борынгы мәҗүсиләрдә атнаның өченче көнендә корбан чалу йоласы була, һәм шушы йола керәшеннәрдә көн исеме буларак сакланып калган. Мирас

2) Нинди дә булса бер көннән алып исәпләгәндә 7 тәүлеккә тигез булган вакыт үлчәү берәмлеге. Бу югалу, бара торгач, атналарга, ун көннәргә сузылып, ахырдан ул бөтенләй гаип булды. Г.Ибраһимов. Өстәлдә, инде атна буе, юылмаган тәлинкәләр өелеп ята. Р.Вәлиев

3) к. атналык (1 мәгъ.). Бер атнага чамалап алган сохари, галет һәм консервалар запасы ашалып бетте. Ә.Маликов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә