АТМОСФЕ’РА и. гр. 1) Җир шарын һәм кайбер башка планеталарны чолгап алган газсыман тышча. Алар, әлбәттә инде, --- К.Я. Кондратьевның зур галим, атмосфера һәм аның состав өлешләренең Җир климатына тәэсирен өйрәнү өлкәсендә зур хезмәтләрнең авторы икәнен беләләр. Ф.Углов. [Фохис:] Бу планета җиргә караганда якынча өч тапкыр зуррак. Монда да атмосфера һәм яшеллек бар. Р.Мөхәммәдиев 2) сөйл. Һава, һава торышы. Атмосфераны атналык күзәтү нәтиҗәләре 3) физ. Газсыман җисемнәрнең басымнарын үлчәү берәмлеге. Әллә шул ярдәм итте, көчәнә торгач, пар басымын тиешле атмосферага күтәрдем. М.Юныс 4) күч. Чолганыш, мохит, шартлар. Ә чынлап әйткәндә, әдәби атмосфераның тәэсире булмый калмады. С.Сөләйманова |