АТЛЫГУ ф. 1. 1) Нинди дә булса эш башкарырга, кая булса да барырга ярсу, дәртләнү, ашкыну. Тик бик яхшы белегез: авылга атлыгу – миндә бер идеал. М.Фәйзи. Туган якларына атлыгып кайткан Галимҗан түшәккә егылды. С.Поварисов

2) Ташлану, һөҗүм итү. Аның шулай икеләнеп торуын куркуы дип белдеме, качарга ният итүе дипме, нәфрәтен басарга ярсып атлыккан дәү тәкә аңар җан-фәрман китереп төртте. Р.Мөхәммәдиев

3) Ыргылу, томырылып чабу. Атын ул камчылап, Атлыга тагын караңгы, Тын урамнарга табан. Һ.Такташ

2. атлыгып рәв. мәгъ. 1) Сабырсызлык күрсәтеп, түземсезләнеп. Шофёр кайтырга атлыгып көтеп тора иде. Х.Камалов. Атлар, бәйге якынлашкан саен, атлыгып тыпырдашалар

2) Бик ашыгып, кабаланып. Муса, поляк партизаннары белән килешкәннән соң, бик атлыгып, Едлинога кайтты. Ш.Маннур. Малай атлыгып килеп тә керде, юрган астына чумды да. М.Мәһдиев

Атлыгып алу Берникадәр вакыт атлыгу, озакка сузылмаган вакыт аралыгында атлыгу

Атлыгып йөрү Хәзер, әле, күз алдында атлыгу; ашыгуы, дәртләнүе бөтен кешегә дә аңлашылып тору. Мин ул чакта – дөньяны кузгатырлык эш майтарам, дип атлыгып йөргән беркатлы исәр кеше. А.Гыйләҗев

Атлыгып китү Кинәт атлыга башлау

Атлыгып кую Кыска вакытка, азга гына атлыгу

Атлыгып тору 1) Һәрвакыт, гел атлыгу. Вакыт узган саен, аның уйлары ныграк чуала, моңа кадәр һәр каникулда кайтырга атлыгып торган, һәр җәйдә аны чәчәкле болыннары, җиләкле аланнары белән каршы алган авылы күзгә күренеп ерагая, читләшә бара иде. Р.Вәлиев. Шамил --- тау кәҗәсе шикелле атлыгып тора. Г.Әпсәләмов. [Без] Алдыбызга алган эшебезне чиксез дәрт белән башкарып чыгарга атлыгып тора идек. М.Әмир

2) юкл. форм. Бик үк теләмәү; бөтенләй дә теләмәү, теләге булмау. [Заһит] Алай бик атлыгып тормаса да, авылдагы бөтен җан иясе катнаша, дигәч, каршы килмәде. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә