АТЛЫ II с. сөйл. 1. 1) Исемле, кем яисә нәрсә дип исемләнгән. Ибраһим атлы булам мин. Р.Вәлиев. Асафлар подъездында беренче катта яшәүче Ибраһим атлы балта остасы шундый гади кешеләрнең берсе иде. Р.Батулла

2) ... дип атала торган, дигән. Туган телем минем – тиңсез диңгез, Аргы яры – Ходай катында. Мәдәт бир син, маяклары аның Татар атлы дәрьял халкымда. М.Галиев. Иделнең таулы-ташлы, урманлы биек ярлары эчендә, «Байрак» белән «Хезмәт» арасында, Яманкул атлы озын, тирән чокыр бар. Г.Ибраһимов

2. бәйл. функ. сөйл. Нинди дә булса эш-хәлгә, сыйфатка, үзлеккә, рәвешкә охшатып башкару, мәгънәсендә; кебек, шикелле, сыман. Район каршында яхшы атлы булырга тели, мине начар итеп күрсәтмәкче була. И.Гази. Иптәшләрем йоклый. Дөресрәге, йоклаган атлы булып яталар. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә