АТЛЫ I с. 1. 1) Ат тоткан, ат асраган. «Табигать балалары»нда төп каһарман – өч атлы, ике сыерлы, ун баш сарыклы, ару көн итә торган Хафиз. Г.Нигъмәти

2) Ат менгән, атка атланган. Барып җитәр алдыннан, алар теге яктан чыгып килүче атлы яугирләрне күрделәр. Т.Нәбиуллин

3) Ат җигелгән. Атлы чаналар, берәм-берәм кереп, сыйганнары – бөркәүле лапас эченә, сыймаганнары ачык ишегалдына гына тезеләләр. М.Гали

4) Ат җигеп эшли торган. Яшүсмер чагыңда атлы эштә йөргәнсең. Э.Шәрифуллина

5) Ат көче ярдәмендә эшләнә, башкарыла торган. Өч ташлы әнә шул тегермәне, ике атлы яргычы, өч сугу станы, бер йон тетү машинасы бар иде. Т.Гыйззәт. Бер елны Сәхәп картка атлы молотилка белән [ашлык суктык]. С.Рафиков

6) күч. Сыешмыйча, бәрелеп-сугылып, юлындагы әйберләрне бәреп егып, бәреп төшереп, каударланып йөри торган. Шунлыктан ул үзеннән бер кеше аркылы яткан кызылармеецка ачуланып: – Атлы... – дип кычкырырга өлгермәде. Ш.Усманов

2. и. мәгъ. Җигүле атка утырган яисә ат менгән кеше, җайдак. Полк командиры шундый маневр ясады – дошман атлылары кинәт ярым алка эчендә калдылар. А.Шамов. Сагышлы, шәфкатьсез җилләргә йөз куеп, Бер төркем атлылар үр менә. Ф.Гыйззәтуллина

Атлы килеп, җәяү кайту Күп чыгым тотып, буш кул белән кайту, бернәрсәсез, бернигә дә ирешмичә, буш кайту. Атлы уйнау к. ат-ат уйнау. Малайлар белән атлы уйнаган булып, урманга алып барсыннар. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә