АТЛЕТ и. гр. 1. 1) Цирк артисты, профессиональ көрәшче

2) Атлетика белән шөгыльләнүче спортчы. --- бу юлы да аңа штанга күперчегенә чыккан авыр атлетлар арасында тиңнәр булмый. А.Гафиятов

3) күч. сөйл. Таза гәүдәле, физик яктан бик көчле кеше. Геркулес кебек, атлет егет ул. X.Туфан

2. с. мәгъ. Таза, нык бәдәнле, көчле. Ул үзенең атлет гәүдәсенә Килешеп торган гади киемне Кагыштырды, перчаткасын салды, Папиросын алды. X.Туфан. Заһидулла атлет гәүдәсен ләүкәгә салды, Мәкчим аны котырып чаба башлады. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә