АТЛА’У II ф. диал. 1. Сыек яки бөртекле нәрсәләрне (гадәттә берәр нәрсә катнаштырып) болгату; туглау. Сумса камыры катырак кеби булганга, аңар иртәге сөтнең имчәк төбене кушып атлады. Г.Исхакый. Мәрфуга абыстай үзе казан асты. Яшь тәкәнең тутырмасыны, каймак, дөге, бавыр атлап, үзе тутырды. Г.Исхакый

2. атлаган с. мәгъ. Шундый юл белән әзерләнгән. Өстәл өсте булкилар, --- сырлар, консервалар, атлаган майлар, сөтле конфетлар, шоколадлар, савытлы конфетлар, кәрәзле баллар белән тула. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә