АТЛА’У I ф. 1. 1) Аякларны әле – берсен, әле икенчесен күчереп адымнар ясау, адымлап хәрәкәт итү. Кара, нинди матур кыз, пөхтә киенгән дә нинди матур атлап бара. Г.Исхакый. Ишетеп белүемчә, комиссар Вахитовның хәрбиләрчә аяк атлавын Мәскәү Кремле сакчылары ике борылыштан таныган, диләр. Ә.Гаффар. Юлга бик нык салган, атлар әкрен атлыйлар, яшь кар өстеннән чана табаннары үкереп шаулап бара. Ф.Хөсни. Илсөяр калтыранып куйды, гәүдәсе авыраеп китте, ул алга атларга теләде, ләкин кузгала алмады. Г.Гобәй 2) Нәрсәне дә булса аркылы үтү, аша үтү. Ни эшләгәнемне белмәдем, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атлап, йортка чыктым. Г.Ибраһимов. Бүген исә бусаганы аеруча дулкынланып атлады. М.Маликова 3) Билгеле бер тарафка, кая да булса аяк басу, килеп чыгу. Битләремне сөртә-сөртә залга атлавым булды, кухня ягыннан Галимҗан тавышы килде! Ф.Баттал 4) Бару, китү, юнәлү. Ярга төшкән ике ир авыл ягына атладылар. Р.Сибат. Без дә алар артыннан ашыкмый гына атлый торабыз. Н.Дәүли 5) күч. Аерым бер юнәлештә алга бару, үсү. Әгәр бәндәләр, «әйбер» дигән гыйфриттән котылып, яңа цивилизациягә таба атласалар, кеше затының «әйбер» дип гомерен юкка яндырган эпохаларны тетрәнеп искә алачаклар. Ф.Садриев 6) күч. Күчү, керү. Берсе – картлыкка кереп баручы ир, икенчесе исә карчыклык ишеген атлап узган хатын иде болар. К.Йосыпов. Тиздән кыштан язга атларбыз 2. и. мәгъ. Йөреш, хәрәкәт. Югары очтан берәү килә, Хафизәләм-иркәм атлавы. Җыр ◊ Атлаган саен Бик күп, еш очрый торган Атлап керү 1) Кайтып җитү, килү, күренү. Бусагасын атлап кергәч кенә белдең ич син дәү апаңның исәнлеген. Р.Мөхәммәдиев 2) күч. Яңа бер чорны, дәверне башлап җибәрү Атлый бирү Атлауны дәвам итү. Рабига, башын түбән иеп, тын гына атлый бирде. Ф.Сафин |