АТЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. атлау I (1 мәгъ.). Богау салды дошман кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты. М.Җәлил 2) Аркылы салып кагу, беркеткеч белән уратып ныгыту. Дегете тамып торырлык итеп майланган, таза тимер кыршаулар белән атлатылган тәгәрмәчләр. Җ.Рәхимов |