АТЛА’С и. гар. 1. 1) Уң ягы шома, ялтыравыклы булган ефәк тукыма. Ак атласым җитмәде, Алмаз кайчым үтмәде. Җыр. Асыл киемнәргә өртелеп, атлас ефәкләргә төренгән. М.Гафури

2) Ефәк җепнең бер төре. Атлас белән кайый ул якасын, Ука белән тота җиң очын. М.Җәлил

2. с. мәгъ. 1) Шундый тукымадан булган, шуннан тегелгән. Шул чакта Равил белән миңа, бүләк итеп, ялтырап торган атлас тукыма да алып кайткан иде. В.Нуруллин. Асыл киемнәргә өретелеп, Атлас ефәкләргә төренгән. М.Гали

2) Шундый җептән эшләнгән. Балдак булсын, алтын булсын, Атлас бавы ал булсын. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә