АТЛАНУ ф. Берәр нәрсәнең өстенә менеп, аякларны ике якка салындырып утыру. Мәккәлеләр атларына атландылар. Ф.Яхин. Балыкларны юып салгач, Одик, мотоциклына атланып, авылга Әдиләне алырга элдертте. Р.Сибат. Башта аяк терәп каршы торсам да, хур кызлары, затлы исерткеч эчемлекләр белән вәсвәсәли башлагач, үзем дә сизмәстән, муенына менеп атландым. З.Мәхмүди ◊ Атланып талау Бик нык талау; оятсыз рәвештә талау. Авылның старосталары һәм аның тирәсендә йөрүче куштаннар юаш, фәкыйрь халыкны атланып талыйлар. Ш.Әхмәдиев Атланып бетү Тәмам атлану Атланып тору Әле, хәзер атланган хәлдә булу |