АТЛАНДЫРУ ф. 1. 1) Ат (дөя, ишәк һ.б.) аркасына, өстенә утырту, атланырга ярдәм итү. Үзе янына мине дә [атка] атландыра торган иде. Ә.Гаффар

2) Үз өстенә менгереп утырту, җилкәсенә, аркасына күтәрү. Теге бик шәп йөгерә торган батыр, кызны үзенә атландырып, бик тиз генә илтеп куя. Әкият. Хәсән Гайшәне җилкәсенә атландырды. М.Юныс. Җилкәмдә генә атландырып йөртермен үзеңне, зинһар, үтермә генә. Аманулла

3) Аякларны берсе өстенә икенчесен салып утыру. Бәһрам абзыйның өстәле янына да бик эре кыяфәт белән узды, тезен тезгә атландырып, бүреген салып, тезе өстенә чәпәп куйды. М.Хәсәнов

2. атландырып рәв. мәгъ. Берсе өстенә икенчесен аркылы китереп, чалыштырып. Кабыкны өй кыегына, атландырып, берничә кат тезеп чыгалар да очларын озын киртәләр белән бастырып куялар. Г.Рәхим. Мин --- [иске фанер чемоданны] дүрт ягыннан нечкә сүс бау белән атландырып бәйләгәч, икеләнеп-нитеп тормыйча, авылдан Бөгелмәгә чыгып киттем. Ф.Садриев. Айрат Бәдретдинович белән Галим абзый, аякларын чана кырына атландырып, төшәргә омтылганнар иде дә тик, Рәфиснең урыныннан кузгалмавын күреп, кире уйладылар. А.Вергазов

Атландырып йөрү Һаман, һәрвакыт атландырган булу. Бүре башың белән сарык бәрәнен атландырып йөр инде... Т.Миңнуллин

Атландырып карау Атландырырга омтылу. Әти мине өч атналык чагымда ук атка атландырып караган. К.Миңлебаев

Атландырып килү Әллә кайдан ук, әллә кайчаннан алып хәзергә кадәр атландыру

Атландырып кую Атландырган хәлгә китереп калдыру; кинәт атландыру. Хәзер үзен ташбакага атландырып куйыйм әле. Л.Лерон. Минһаҗ абзый кесәсеннән сапсыз күзлек алып, борынына атландырып куйды. Т.Миңнуллин

Атландырып тору Әле, хәзерге вакытта атландыру

Атландырып чыгу Барысын да берәм-берәм атландыру, атландырып бетерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә