АТКЫ и. 1) Кузна, ашык, бура уеннарында кузна яки шакмакларга төбәп ыргыта торган таяк; шәмәй. Аткы, томырылып, тезелгән ашыкларның нәкъ буена туры килә. Ә.Фәйзи. --- үз аткыңның коры җир өстенә «дөп» итеп сугылу тавышыннан тыш берни ишетелми. Ә.Фәйзи 2) Ату өчен балалар уенчыгы; рогатка |