АТКАРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса тиз һәм файда белән сатып җибәрү. Үтми торган итеңне шул арада аткарып биргәнгә рәхмәт әйт! З.Фәйзи // Кемгә дә булса артык яки кирәкмәс нәрсәне биреп җибәрү, биреп котылу 2) сөйл. Нинди дә булса эшне тиешле дәрәҗәгә җиткерү, үтәү, эшләү, башкару. Ләкин безнең илдә гаиләне коры иҗат белән генә тәэмин итеп булмый. Шул сәбәпле, саф иҗатка кагылмаган эшләр аткарып, төрлечә сибелгәләргә дә туры килде. Ф.Фәтхи. Бай абый, Нух – мәчеттә, ахшам намазын аткара... Р.Камал 3) диал. Ташлау, ыргыту. Фатихын ул үлеп сагынганда, Алып, аның фронт хатларын, Җылый-җылый укый торган булган, Бар эшләрен читкә аткарып. Р.Харис // Кая да булса олактыру, урнаштыру, җибәрү, озату. Аның начальнигы бик тәвәккәл кеше иде, хәлне шундук аңлады, газетаны авылларга таңнан аткару, Болынкырның үзендә дә иртүк тарату хәстәрен күрергә сүз бирде. Ф.Садриев Аткарып бетерү Барысын да аткару, аткаруны тәмамлау. --- әле күп авыллар кулакларны җыеп бетерә алмый иза чигә, кулагын җыйсалар, муллалары кала, аларын да аткарып бетерсәләр – гаиләләрен сөрә алмый интегәләр. Ф.Сафин Аткарып кую Алдан ук аткару Аткарып ташлау Тиз арада, һич көтмәгәндә, уйламаганда аткару. Акбабай алар өчен ихлас күңелдән шатланды, Кызыл Хакимгә дә күңеленнән рәхмәт яудырды, ул, үзенең бер чыгышы белән, Акбабай айлар буе уйлаган эшне аткарып ташлады. М.Кәбиров Аткарып тору Әледән-әле, булган берсен, бер-бер артлы аткару Аткарып чыгу Барысын да аткару, башыннан ахыргача аткару Аткарып яту Даими рәвештә, берсе артыннан икенчесен аткару. Затондагы бөтен әйбәт частьларны иллешәр, йөзәр тәңкәгә аткарып яткан. Г.Мөхәммәтшин |