А’Т КАРАГЫ и. 1) Кәсебе ат урлап сату булган кеше. Киткәндә, ул ат карагы белән исәпне бетереп китәргә кирәк. К.Тинчурин

2) Бик оста ялганчы, хәйләкәр кеше

3) диал. «Ат урлап» уйнау белән характерлана торган уен. Авылларның урамнарындагы яшел чирәмнәрендә бер туктамаенча ат-ат, куян куышы, ат карагы уеннарымы уйный торган балалар --- бу манзараны тагы матурлата, аңар тагы күбрәк мәгънә бирә иде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә