А’ТКАЗАНУ ф. 1. Дан казану, дан-хөрмәт яулау, данга ирешү

2. атказанган с. мәгь. 1) Зур хезмәт күрсәткән, хезмәте белән данланган, хөрмәткә лаек. Атказанган колхозчылар галереясы эшләтте. Х.Хәйруллин. Сәхабетдин абзыйның бик тә хәтере калган телефондагы атказанган туташның нахак сүзенә. Т.Нәҗмиев

2) Төрле өлкәләрдә яхшы, алдынгы хезмәт күрсәткән өчен, дәүләт тарафыннан бирелә торган мактаулы исем составында кулланыла. Америка турында күп сөйли торгач, аның инде үзен дә «Американың атказанган артисты» дип йөртә башлаганнар. Ватаным Татарстан. Икътисади эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, --- Чирмешән муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Гатин Шәүкәт Фатыйх улына «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә