АТАУЛЫ с. 1) Исем бирелгән, исемле. Бу Федоров Андрей атаулы төлкенең, елмайган булып, кирәксә-кирәкмәсә дә хан балаларына уенчыклар, бикәчләргә күлмәклекләр бүләк иткән булып, астан эш йөрткәнен хан сизә, яхшы белә иде. Р.Батулла

2) Кемгәдер билгеләнгән, билгеләп куелган, кемгәдер исемләнгән, аталган, хасланган. Олуг кенәз белән олугхан атаулы имзаларын салган солых битеген күрде дә ханбикә Зөбәрҗәт ире күкрәгенә капланып елап җибәрде. М.Хәбибуллин

3) сөйл. Кая да булса махсус билгеләп, атап чакырылган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә