АТА’У I ф. 1. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса исем кушу, исем, ат бирү. Ул тыкрыкны аның исеме белән атап, «тешсез Ибрай тыкрыгы», дип йөртәм. М.Әмир 2) Кем яки нәрсә дип исемләү, нинди дә булса ат, исем йөртү. Якташкаем, ул --- «кычыткан тавыгы» дип яратып атый бит мине. Ә.Айдар 3) Кешенең яисә нинди дә булса күренешнең төп сыйфатын билгеләп әйтү. Мин аларда [мәкаләләрдә] Шәүкәт абыйны, дүрт әдипне бергә туплаган язучы, дип атаган идем: --- ул – бердән, балалар шагыйре, икенчедән – лирик шагыйрь, өченчедән – юмор остасы. М.Галиев. Бу урам кешеләрен чиркәүгә гыйбадәт кылырга чакырып, поп килеп йөргән, һәм ул килә торган юлны «Урыс юлы» дип атаганнар. Ф.Гарипова 2. атап рәв. мәгъ. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса махсус билгеләп, багышлап. Методик ярдәмлек Казан дәүләт университетында татар филологиясе һәм тарихы факультетының көндезге һәм читтән торып уку бүлегендәге студентларга атап төзелде. Г.Нәбиуллина 2) Багышлап, төбәп. Бибкәй Солтанга атап, шәһәрдә бәет чыккан икән, сезне шуны әйтергә чакырды. Н.Исәнбәт 3) Адреслап. Һич югы Гыйрфан мулланың үзенә атап хат язсыннар. С.Поварисов 4) Исемен әйтеп, күрсәтеп. Атап әйтүле тагын бер кешегә рәхмәте бар әле аның. Б.Камалов. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Татар халык иҗаты 5) Анык, төгәл, алдан билгеле. Элеонора апайның атап кына барыр җире дә юк икән. А.Хәсәнов Атап бетерү Атауны тәмамлау; барысын да атау Атап йөртү Һәрвакыт, даими атау. Татар, гомер бакый, сабак алучы җан иясен «шәкерт» дип атап йөртте. Ф.Сафин Атап кую 1) Кинәт атау; алдан ук атау 2) Билгеле бер максаттан чыгып, алдан ук билгеләп кую, шуның өчен дип багышлап саклау. Гөлбану моңа [кияүгә чыгарга] әзерләнеп килә иде. Яшерен акча җыйнады. Үзенең иң яхшы бер сөлгесен аерып атап куйды. Г.Ибраһимов Атап тору Әле берсен, әле икенчесен бер-бер артлы атау Атап узу Сүз арасында, башкалар белән беррәттән атау Атап чыгу Барысын да атау, берсен дә калдырмый, башыннан ахырына кадәр берсе артыннан берсен атау |