А’Т-АТ УЙНАУ ф. Берсе икенчесен бау белән яки итәгеннән тотып, шулай ук, чыбыкка атланып, атта йөргән сыман йөгерүдән гыйбарәт балалар уены. Авылларның урамнарындагы яшел чирәмнәрендә бер туктамаенча ат-ат, куян куышы, ат карагы уеннарыны уйный торган балалар һәм дә, яшел чирәмнәргә корсаклары берлә сузылып ятып, елның матурлыгыннан, яхшылыгыннан шатланып, иске елларны, иске эшләрне, авылларның януларыны, атларның үлүләрене --- сөйләп, иске хатирәләрене яңарта торган агайлар, --- бу манзараны тагы матурлата, аңар тагы күбрәк мәгънә бирә иде. Г.Исхакый |