АТАН и. Печелгән дөя. Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура [үгез дөя] бул. Мәкаль. Ябагалы яшь тайлак Ярдай атан булган йорт, Ятып калган бер тукты [бер яшьлек куй], Җәйлеп, бең куй булган йорт. Җыр. Җикмәгә бирсәң атан бир – Арышы [тәртәсе] сынмый мыгаймас [хәлдән таймас], Саумага бирсәң кысрак [кысыр бия] бир – Кукрайга [үләнгә бай җиргә] --- тими суалмас [сөте кимемәс]. Дастан. Барган эзе бармактай, Атлаган эзе атандай. Табышмак (чалгы, печән чабу). Атан дөя исерсә, үз тайлаклары белән уйный. Ч.Айтматов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә