АТАМАНЛЫК ИТҮ ф. 1) Атаман вазифасын башкару; атаман булу. Аны моннан ике ай элек кенә Казаннан китерделәр, ул беренче көненнән үк атаманлык итә башлады. Б.Камалов 2) Нәрсә дә булса оештыру, нәрсәгә дә булса җитәкчелек итү. Хәзер шул Малик авыл өстеннән атаманлык итеп ята, имеш. И.Гази |