АТАМАН и. 1. 1) Борынгы ирекле казакларда: дружиналарының сайлап куелган җитәкчесе

2) Инкыйлабка кадәр казак гаскәрләрендә һәм авылларында: төрле хәрби эшләрне, администрация һәм полиция эшләрен башкару өчен билгеләнеп яки сайланып куелган башлык. Мондый атаманы булган казачий гаскәргә хәзер бернинди дошман алдында да куркыныч түгел иде. Ә.Фәйзи

3) Юлбасар шайкасы башлыгы. Анда инде бандитларның атаманнары үз дуслары белән кәефләнә булыр. Н.Дәүли

4) сөйл. күч. Берәр эшне оештырып, башлап йөрүче кеше, башлык

5) күч. ирон. Сугыш чукмары, канечкеч. Яшүсмер чагын сары мыеклы тупас урядниклары, кара сакаллы кулак атаманнары белән агулап узган иске тормышны ул яшьтән үк күралмас булды. Г.Бәширов

2. с. мәгъ. Берәр эшне, берәр нәрсәне оештырып, башлап йөри торган. [Айдаров] Бездә банкет оештыру [эшләрендә] иң атаман кеше иде. X.Сәлимҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә