АТАМА и. 1) Күренеш, предмет, вакыйга һ.б.ш. исеме

2) Термин. [Семагин] Инженерлар сөйләшкәндә, күп нәрсәне аңламый иде. Техник атамаларны, төзү материалларының исемнәрен әйткән дә юк. Р.Кәрами. Законны кабул итәргә кирәк, ә татарча атамасы табылмаган. Хокук һәм хәят

3) к. атама исем. Институтта һәр укытучының артында авыз тутырып әйтелә торган кушаматы бар. Әмма олы баш, шуңа тиң гәүдә һәм тавыш студентның болай да мең мәшәкать белән тулы миенә --- күпме өстәмә хәсрәт алып килде. Иза чикте студент халкы бер атамага да туктала алмыйча: «акбаш», «барабан», «кабак», «патефон», «карт төлке»... Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә