АТАЛЫК и. 1) Ата булу. [Таһир:] Совет иленең һәрбер намуслы карты эшләргә тиешле булган аталык бурычымны гына үтим. Т.Гыйззәт. Шәмсинең күңеленең бер кырыенда Анна аның бәхетене урлаучы, аның аталыгын урлаучы, аны мәңгегә өйләндермәенчә, никяхсыз калдыручы кебек иттереп килеп басты. Г.Исхакый 2) Ата җенестән, нәсел өчен калдырылган кош-корт яки хайван 3) биол. Чәчәкләрдә ата җенестән булган серкә күзәнәк |