АТАЛУ ф. 1) төш. юн. к. атау I (1 мәгъ.). Мин – Хәсән Вәгыйзович Иштирәков – фәннәр кандидаты; «галим» дип аталырга хакым бар. Т.Миңнуллин. Белемле кеше аларда «беләр» дип атала, шуның өчен бу илне «Беләр» дигәннәр, аның мәгънәсе «галим кеше». Шуны гарәп теле аһәңенә яраклаштырып, «Болгар» дип йөртә башлаганнар. Татар халык иҗаты. Кенәриләр, күгәрчен, тутый кошлар асрала торган гаиләләрдә балалар бронхларның кискен ялкынсынуы белән еш газапланалар. Бу авыру «тутый кош авыруы» дип атала да инде. Хокук һәм хәят

2) Багышлану. [Хәмдия:] Хатымда мин аны ачык әйттем. Миңа бирәчәк тартуың – үземә аталган көй, дидем. Ә.Фәйзи. Җәй көне каз-үрдәкне кайдан табып булыр соң, дип, Мәрфуга абыстай, аларга аталган аларга булсын, дип, кош-кортны суймый калдырды. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә