АТАЛАНДЫРУ ф. 1) биол. Серкәләндерү; ата җенес күзәнәге белән кушу. Ата кортлар булмаса, ана кортлар үрчеми. Ата кортлар запаста тора, алар яңа чыккан ана кортларны аталандыра. Н.Хәсәнов

2) сөйл. Ана җенестән булган хайванны шул төрнең ата җенесеннән булган хайван белән кушылдыру, кушу, йөгертү, каплату

Аталандырып бетерү Барысын да аталандыру, аталандыру эшен төгәлләү. Сездәге налуговой инспекторлар сизеп алганчы, бөтен сыерларыгызны аталандырып бетерәсез әле сез. Т.Миңнуллин

Аталандырып тору Әледән-әле, еш аталандыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә