АТАКЛЫ с. 1. 1) Билгеле бер өлкәдә танылган, күренекле, дан-шөһрәт казанган. Алексей Пешков (Горький) булачак атаклы җырчы Шаляпин белән танышып, аның белән бергә чиркәү хорында җырлап йөри. З.Зәйнуллин. Тагын берничә ай үткәч, быелның гыйнвар аенда Берлинга ике атаклы татар кешесе бара: армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм шул ук профессор Абдулхан Әхтәмҗан. Р.Мостафин

2) Берәр вакыйга белән танылган, киң таралган, билгеле булган. Әтисе авылда нәселле айгыр тәрбияләве белән атаклы булды, ат ярата иде. Ш.Галиев

2. и. мәгъ. Билгеле, танылган, дан-шөһрәт казанган кеше. --- сандугач җырын музыкада биреп карарга тырышканнар, хәзер дә тырышалар. Әмма иң атаклылары да биреп җиткерә алганнары юк... Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә