АТА’КАЛАУ ф. хәрби спорт 1) Һөҗүм итү, һөҗүм ясау. Гвардия майоры Ермиловның батальоны – авылга маңгайдан һөҗүм итү, өченче батальон төньяктан атакалау бурычын алды. Г.Әпсәләмов. Бу операция буенча, Нева елгасын боз өстеннән үтеп, биек ярыннан менеп, яр өстендәге немец траншеяларын атакалап блокаданы өзү, Волхов фронты сугышчылары белән кушылу бурычы куела. Т.Нәҗмиев

2) күч. Сүгү, ачулану

Атакалап алу Берникадәр, бераз вакыт атакалау

Атакалап бетерү Бик нык, тәмам атакалау

Атакалап китү Кинәт атакалый башлау

Атакалап тору Һәрвакыт, әледән-әле атакалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә