АТАКАЙ и. сөйл. 1. 1) Атаны яратып телгә алу яки ялварып, ялынып, аңа мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. Бу минутта Митьканың атакайга ошарлык берәр сүз әйтәсе килә иде. З.Фәтхетдинов. Бу дәрәҗә белән бергә атакаемны дворян итәләр. Р.Батулла 2) сөйл. Өлкән яшьтәге ир кешегә мөрәҗәгать сүзе 3) Христиан динендә: рухани. Өлкә җитәкчесе инициативасы белән оештырылган бу чарада Түбән Новгород һәм Арзамас митрополиты Николай атакай катнашты. Мәдәни җомга 2. атакаем, атакайларым ы. мәгъ. тарт. форм. сөйл. Кинәт булган берәр эшкә гаҗәпсенүне, шаккатуны, ис китүне, куркып калуны белдерә. – Атакаем, ах! – дип кычкырды ул, күкрәген тотып. Ш.Маннур. Карасазга кердең дә чумдың, атакаем! Үлде дип, авыл җыйдым мин, йолдызым күршем. Н.Гыйматдинова |