АТА’КА и. фр. 1) Фронтның кечкенә бер өлешендә кыска вакытлы кискен һөҗүм. Немецларның сигезенче атакасын кире кайтарганда, бер сугышчы Миргәйгә беренче пулемёт расчёты командирының яралануын әйтә. В.Казыйханов. Әмма шул ук «нечкә күңелле» солдат, атакага барганда, дошман өстенә дәһшәт булып, өермә булып ташлана. Г.Бәширов

2) күч. сөйл. Билгеле бер максатка ирешү өчен яки берәр кешегә каршы эшләнгән тәвәккәл эш, хәрәкәт. Салих бу минутта тегеләргә психик атака ясап алды. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә